news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Балалар китапханәсе республика конкурсы җиңүчесе булды

“Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде.

 (Лениногорск, 12 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Агымдагы елның гыйнварыннан ноябренә кадәр республика балалар китапханәләре арасында “Елның балалар китапханәсе” конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булды дип, хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Конкурс балалар китапханәләрендә экологик тәрбия һәм китапханәчеләрнең һөнәри осталыгына багышланган иде. Шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе өченче урынга лаек булды. “Ел китапханәчесе” буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән Рахманова диплом белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot