news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы исемнәр кичәсе үткәрде

Чыгышларның күпчелеге якынлашып килүче Әниләр көненә багышланды.

 (Лениногорск, 24 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскида татар хатын-кызы мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган тел, йолалар сагында торучы “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән кичә үткәрде, дип хәбәр итә район газеты.

Оешманың җирле бүлекчәсе үз эшчәнлеген яңартып җибәргәч, һәртөрле чаралар уздырып тора. Күптән түгел оешмага йөрүчеләр, калфак тегеп, шушы баш киеме белән һәр җирдә чыгыш ясарга килештеләр. Тиздән исә матур күлмәкле дә булачаклар. “Ак калфак” оешмасы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңеп, грант отты. Грант акчасы оешманың үсешенә тотылачак. Күлмәкләр тектерергә, “Татар җыры” һәм “Ак калфаклы татар кызы” муниципаль конкурслары уздырырга дип зур планнар белән яшиләр.

Лениногорскиның 11нче татар гимназиясендә узган кичәдә ак калфаклылар үзләрен киң тамашачыга танытты. Оешмага йөрүчеләрнең һәрберсе үз исемнәренең мәгънәсе турында сөйләде, моннан тыш җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын да күрсәттеләр. Чыгышларның күпчелеге якынлашып килүче Әниләр көненә багышланды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100