news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның 66 нчы янгын сүндерү частенә яңа машина кайтты

Заманча җиһазландырылган, ышанычлы янгын сүндерү техникасы ,билгеле, янгынны уңышлы сүндерергә мөмкинлек бирә.

 (Лениногорск, 16 гыйнвар , "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү частена яңа машина ачкычын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, подполковник Рафаил Мотыгуллин тапшырды, дип хәбәр итә район газеты.

- Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм сез бирелгән бурычларны тиешенчә үтисез.Ә бу машина җаваплы эшегездә төп ярдәмче булачак. Яңа техниканы җентекләп өйрәнергә, аның бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигәргә,- диде Рафаил Нурхаметович.

Шулай ук 2018 елның бәйрәм ялларында, башка еллардан аермалы буларак, гадәттән тыш хәлләр булмавын да ассызыклап үтте.

Коточкыч сирена тавышы көннең теләсә кайсы вакытында аваз салырга мөмкин, шуңа да техниканың төзек булуы бик әһәмиятле. Заманча җиһазландырылган, ышанычлы янгын сүндерү техникасы ,билгеле, янгынны уңышлы сүндерергә мөмкинлек бирә.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов республика җитәкчелегенә, шәхсән Рафаил Мотыгуллинга шәһәребезне яңа янгын сүндерү машиналы иткәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.

- Кызганыч ки, янгын очраклары булып тора. Яңа машина киләчәктә безне бәла-казалардан сакларга ярдәм итәр, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100