news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның 104 белем бирү оешмасын зур тикшерү көтә

Шулай ук башкарма комитет һәм район Мәгариф идарәсе тикшереләчәк.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида 100 дщн артык белем биръ учреждениесендә тикшерүләр башлана. Шушы көннәрдә Лениногорскида Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова рәислегендә тикшерү эшләрен оештыру эшләренә кагылышлы киңәшмә үтте. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Ноябрь аенда район һәм шәһәрдә 104 оешма тикшереләчәк. Бу планлы тикшерү. 
 
3 урта һөнәри белем бирү йорты өч сорау буенча тикшереләчәк: белем сыйфатына дәүләт контроле, белем бирү өлкәсендәге дәүләт күзәтүе һәм  лицензия таләпләренең үтәлеше буенча.
 
53 балалар бакчасын  белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерү көтә. 
 
33 мәктәпне: белем сыйфаты һәм  белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча; 1 мәктәпне белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча; 10 өстәмә белем бирү учреждениесен белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм лицензия таләпләренең үтәлеше буенча; 2 белем бирү оешмасын - лицензия таләпләренең үтәлеше сораулары буенча тикшерәчәкләр.
 
Шулай ук башкарма комитет һәм район Мәгариф идарәсе  тикшереләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100