news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскилылар Саратов Сабан туенда катнашты

Лениногорск батыры көрәштә икенче урынны алды.

(Лениногорск, 11 июль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 8 июльдә Саратов районының Усть-Курдюм авылы янында Сабантуй бәйрәм үтте, анда Лениногорск район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты, дип яза җирле басма. 

Бездән артистлар, музей хезмәткәрләре, көрәшчеләр барды. Рәгать Галиәгъзамович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, истәлек бүләкләре тапшырды.



Кунаклар өчен пылау, шашлык, башка милли сыйлар әзерләнгән иде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Лениногорск күренешләрен тасвирлаган картиналардан күргәзмә оештырды. Лениногорск батыры көрәштә икенче урынны алды. Безнең артистлар чыгышын бик яратып кабул иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot