news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскилылар “Россия чаңгы юлы-2018” ярышында катнашты

12 яшьтән 70 яшькә кадәр булган лениногорскилылар бик теләп чаңгы юлында йөрде.

(Лениногорск, 11 февраль , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Кичә кояшлы матур көнне лениногорскилылар сәламәт яшәү рәвешенә багышлады, "Россия чаңгы юлы-2018" ярышында катнашты, дип хәбәр итә район” газеты.

"Яшьлек" спорткомплексы тирәсе шау-гөр килеп торды. Монда предприятие-оешмалардан, уку йортларыннан, мәгариф учреждениеләреннән чаңгыда йөрүне үз итүчеләр җыелды.

Бу ярышларда теләгән һәркем катнаша алды. Яшь буенча да чикләүләр юк. 12 яшьтән 70 яшькә кадәр булган лениногорскилылар бик теләп чаңгы юлында йөрде. Хатын-кызлар 1,5 километрга, ир-егетләр өч чакрымга узышты.

Спортчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100