news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскилылар “ Милләтләр кроссы – 2016” Бөтенроссия узышында катнашты

Зур бәйрәмгә әйләнгән йөгерү эстафетасында яшь буенча төрле төркемнәргә бүленеп хатын-кызлар бер, ир-егетләр ике километрга йөгерде.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә лениногорскилылар  “ Милләтләр   кроссы  – 2016” Бөтенроссия йөгерү ярышында катнашты. 

Иртәнге сәгать тугызга “Яшьлек” стадионы территориясенә  мәктәп укучылары, студентлар һәм төрле оешма-предприятиеләрдән  йөгерергә телүчеләр җыелды. Чарада 700 гә якын спортны үз итүчеләр катнашты, дип яза районның "Заман сулышы" газетасы.
 
Зур бәйрәмгә әйләнгән йөгерү эстафетасында яшь буенча төрле төркемнәргә бүленеп хатын-кызлар бер, ир-егетләр ике километрга йөгерде.
 
Һәрбер төркемнән иң беренчеләрдән финишка килгән өч кеше Мактау грамотасы һәм сертифатка ия булды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot