news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскилылар контрафакт саткан өчен тотылган

Аларны бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү, штраф түләү кебек җәза чаралары көтә

  (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре, Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, акциз маркасы булмаган Казакъстан аракысы сату фактын ачыклый.

Алынган продукциягә экспертиза ясала һәм аның ТОСТ таләпләренә җавап бирмәве һәм кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуы ачыклана. А.Нуртдинов һәм Е.Быковка карата җинаять эше ачыла һәм Лениногорск шәһәр судына җибәрелә. Суд барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып, аларның икесе дә берәр елга ирегеннән азат итә һәм 15 әр мең сум штраф түләү җәзасын раслый, дип яза “Заман сулышы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100