news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскилылар ГТО нормативларын тапшырды

Иң яшь катнашучыга – 9, иң өлкәненә 73 яшь.

 (Лениногорск, 4 февраль , “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Зилә Мөдәррисова). Лениногорскиның беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында бүген ГТО нормативлары тапшырдылар, дип хәбәр итә район газеты.

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале, дип атала ул. Йөздән артык кеше заявка биргән булганнар. Катнашучылар арасында төрле предприятие вәкилләре, укучылар һәм студентлар һәм халык бар иде. Иң өлкән катнашучы Фиалка Гариповага – 73 яшь.

– ГТО нормативларын тапшыруда беренче тапкыр гына катнашуым, үземне сынап карарга булды. Әле “алтын медаль”гә дә өметләнәм, - ди. Ул Пенсия фонды бүлекчәсе командасы составында катнашты. Үзенең нәтиҗәләреннән бик канәгать, гомумән, ГТО нормативларының яңадан торгызылуына бик шат булуын әйтте. Ә иң яшь катнашучыларның берсе 6нчы мәктәпнең өченче сыйныфында укый. Аның белән бергә әнисе, бабасы, кечкенә энесе дә килгән.

- Спорт белән даими шөгыльләнәм, грек-рим көрәшенә йөрим. Бүген миңа бер дә авыр булмады, - диде.

Һәрбер катнашучының шәхси нәтиҗәләрен исәпкә алып, команда урыннары да билгеләделәр. Ә шәхси зачетта катнашучылар йөгерде һәм озынлыкка сикерде. Нәтиҗәләр төрле, әлбәттә, тик һәркемнең күңеле күтәренке иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100