news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскилылар “Эшкә – велосипедта” акциясенә кушылды

Шашин, Морякова, Тукай урамнарында иртән-иртүк бу файдалы транспортта ашыгучы кешеләрне очратырга була иде.

(Лениногорск, 19 май , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Россия күләмендә уздырыла торган бу чарада лениногорскилылар да читтә калмады, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Иртән сәгать җидедә үк шәһәребез урамнарыннан “тимер ат”ларда җилдерәтеп үттеләр. Иң беренчеләрдән булып велосипедта эш урынына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов килде. Башкарма комитетта эшләүче кызлар да көлешә-көлешә велосипедта килеп җитте.

Шашин, Морякова, Тукай урамнарында иртән-иртүк бу файдалы транспортта ашыгучы кешеләрне очратырга була иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot