news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскилылар акробатикада сынатмады - призлы урыннар яулады

Җиңүчеләр Идел буе федераль округы чемпионаты ярышларында катнашачак.

(Лениногорск, 17 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында Лениногорск спортчылары да сынатмады, дип яза районның "Заман сулышы" газетасы.

Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар , аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты.

Нәтиҗәдә, катнаш парлардагы ярышта 12 нче лицей укучысы Дарина Федорова һәм нефть техникумы студенты Дамир Варисов өченче урынны яулады.

Егетләр арасындагы ярышта 12 нче лицей укучылары Андрей Хайретдинов һәм Артем Иванов икенче урынны алды.

Җиңүгә ирешкән акробатларыбыз март башында Киров шәһәренә барачак. Алар Идел буе федераль округы чемпионаты ярышларында катнашачак, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot