news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә булган Лениногорск кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Махсус хәрби операциядә булган Лениногорск кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
"Заман сулышы"

Лениногорскиның өч кешесенә – махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә Суворов медальләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Борис Борисов һәм Сергей Андреевка Россия Президенты Владимир Путин карары белән Суворов медальләре тапшырылды. Олег Разуваев хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алды. Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге бүләкләрне тапшырды.

Борис Анатольевич Борисов – тумышы белән Ивановка авылыннан. Ул махсус хәрби операция зонасына үзе теләп узган елның августында китә. Аннары озак та үтми, күкрәгенә һәм кулына яра ала, мина кыйпылчыгы тия. Шуннан дәваланулар уза, госпитальләрдә була. Хәзер аңа 59 яшь.

Сергей Николаевич Андреев Лениногорскида яши, узган елның августында үзе теләп, контракт төзеп махсус операция зонасына китә. Аннары ул декабрь аенда яралана. «Ярты ел дәвамында дүрт госпитальдә булдым. Сәламәтлек буенча хезмәтне дәвам итеп булмый», - ди ул. Бергә хезмәт иткән иптәшләре белән элемтәләр дәвам итүен әйтте, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендәге хәрбиләр белән, бер ротадагылар белән аралашып тора.

Олег Юрьевич Разуваев запастагы сержант, Әфганстан хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Узган елның октябрендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Хәрбиләрнең өчесе дә өлкән яшьтәгеләр, тик шулай да алар хәрби операция зонасына китүгә ирешә алган. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция зонасына китәргә батырчылык иткәннәре, хәрби операция зонасында күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәтен белдерде. «Сезнең кебек кыю улларны үстергән барлык әниләргә зур рәхмәт. Тормыш иптәшләре өчен борчылып, аларның кайтуын көткән ханымнар – шулай ук зур хөрмәткә ия. Илләрдә тынычлык урнашып, исән-имин яшәргә булсын», - дип теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100