news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лениногорскилы ханым мошенникларга 14 мең сум акчасын биргән
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Скопировать ссылку
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек бер ханым мошенниклар тозагына эләккән. Хатын сөйләвенчә, телефоннан банк хезмәткәрләре белән сөйләшкәннән соң, аның банк картасыннан 14 мең акча югала, дип яза район газетасы.
Банк хезмәткәрләре картага бонуслар җыелганлыгы Һәм бу бонусларны счетка күчерергә кирәклеге турында әйтәләр. Моның өчен карта номерын, код һәм смс белән килгән өч цифраны гына әйтүен үтенәләр. Нәтиҗәдә, хатынның картасыннан 14 мең акчасы югала.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Эчке эшләр бүлеге барлык кешене дә игътибарлы булырга һәм телефон мошенникларының алдауларына ышанмаска чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot