news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскига шагыйрә Клара Булатова килде

Клара Булатова укучылар чыгышын ошатты, рәхмәтен әйтте. Үзе турында да сөйләде.

(Лениногорск, 13 апрель , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясенә шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Булатова укучылар белән очрашуга килде, дип яза район газеты.

Очрашуда шәһәр һәм районның “Чишмә” әдәби берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. 11нче гимназия директоры Флера Хәйбрахманова шагыйрәне биредә күрүенә шат булуын, аның шигырьләрен укып, күңелгә рухи азык алуын әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк итте.

Гимназия укучылары Клара апаның иҗаты белән таныш. Алар аның шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр, “Айсылу” драма түгәрәгенә йөрүчеләр шагыйрәнең шигыренә нигезләнеп сәхнәләштергән “Мин күргән беренче Сабантуй” пьесасын күрсәттеләр.

Клара Булатова укучылар чыгышын ошатты, рәхмәтен әйтте. Үзе турында да сөйләде. Ул утыздан артык китап авторы, илледән артык шигырләре көйгә салынган. Беренче шигырен 1943 елда язган булган.

Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде. Клара ханым алар белән рәхәтләнеп аралашты. Шулай ук шагыйрәдән автограф алып калырга ашыктылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot