news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскига Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев килде

Ул район һәм шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнашты.

(Лениногорск, 7 февраль, “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Ләйсән Шәрәфетдинова). Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәре белән Лениногорскида булды. Ул район һәм шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнашты, дип яза районның "Заман сулышы" газетасы.

Аңа кадәр ул Нефть музеенда, “Идеяләр остаханәсе” - Яшьләр инновацион иҗат үзәген карады, аларның эшчәнлекләре белән танышты, үз фикерен белдерде.

Мәдәният сараенда күргәзмә дә оештырылган иде. Вакыт кысан булуга карамастан, Васил Шәйхразиев  җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукцияләрне җентекләп карады, Керкәледән килгән комган ясаучы Рәшит Насыйбуллин, тимер һәм агач эшләре остасы Илсур Кашапов чүкеп ясаган эшләнмәләргә тукталды, сорауларын бирде. Балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрне сатулары белән кызыксынды. Икмәк пешерүчеләрнең кара ипие белән “Спартак” хуҗалыгының каймагын ашап та карады. “Бик тәмле икән”, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100