news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскига “КАМАЗ-мастер” экипажы килде

Быел "КАМАЗ-мастер” командасына 30 ел. Шул уңайдан команда ярыш машинасында республика районнары һәм шәһәрләрендә студентлар, спортчылар белән очраша.

(Лениногорск, 6 март , “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Алсу Миңнебаева). Лениногорскига данлыклы «Камаз-мастер» командасы пилотлары Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов килде. Алар - халыкара спорт мастерлары, “Ефәк юл” һәм “Африка Эко Рейс” раллиеның күп тапкыр җиңүчеләре, дип яза җирле басма.

Данлыклы “Камаз”лары белән алар политехника көллияте каршына килеп туктады. Уку йортының актлар залында студентлар көтеп тора иде инде, моңа кадәр шау-гөр килеп торган егет-кызлар тынып калды.

- Бүгенге очрашу белән горурланабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк. Әлеге команда Камаз заводының, Татарстанның гына түгел, ил горурлыгы булып тора. Безнең яшьләргә дә мондый очрашу насыйп булды, бүген залда яшьләр утыра, сез дә – илнең киләчәге, - диде ул.
Баштан экипажның узыш вакытларын үз эченә алган фильм күрсәттеләр.

- Монда әлеге барлык кыенлыклары күренми, - ди. Быел дакар бик катлаулы булды. Бик катлаулы җирләрне тапканнар, 23-30 катлы йорт биеклегенә күтәрелергә туры килде. Быел узышчыларның 50 проценты финишка барып җитә алмады, ә барып җиткәннәре барысы да җиңүчеләр иде, - ди Антон Шибалов.

Быел “Дакар” раллие оешуга 40 ел тула, ә КАМАЗ-мастер” командасына 30 ел. Шул уңайдан команда ярыш машинасында республика районнары һәм шәһәрләрендә студентлар, спортчылар белән очраша. Безнең студентлар да экипаж вәкилләренә сораулар бирә алдылар. Ахырдан бергә фотога төштеләр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100