news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскидан ике «Газель» машинасына төялгән гуманитар йөк хәрбиләргә барып җиткән

Лениногорскидан ике «Газель» машинасына төялгән гуманитар йөк хәрбиләргә барып җиткән
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Лениногорск районыннан чираттагы гуманитар ярдәмне бергәләп, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр һәм актив кешеләр тырышлыгы белән уртак көч белән җыйдылар. Ике «Газель» машинасына төялгән гуманитар йөк хәрбиләр янына китте. Әлеге гуманитар йөктә – төзелеш материаллары, өч мотоцикл, маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар һәм эш кораллары. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Газель машиналары белән шәхсән «Арго» җитәкчесе Рамил Әсадуллин һәм «Бердәм Россия» Лениногорск җирле партиясенең башкарма секретаре Игорь Храмов, УТТ бүлек җитәкчесе Илнур Загиров һәм ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов ерак юлга китте.

Ярдәм җыюда «С любовью и молитвами», «СВОих не бросаем» волонтер төркемнәре, «Чик буе берлеге» һәм Лениногорск районының игелекле кешеләре зур өлеш кертте. Танк батальонындагы хәрбиләр өчен төзелеш материалларын алуда «Центр ЖКХ и С» җәмгыяте һәм иҗтимагый оешмалар директорлары булышкан. Моннан тыш волонтер Расих Арсланов шулай ук актив рәвештә булышлык күрсәткән, аның улы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында.

Мотоциклларны алуда ярдәм күрсәтүчеләр: Нил Фәрхетдинов, Айдар Хисмәтуллин, Ильмир Садриев, Рамил Гарипов, Рафаэль Нуртдинов, Наил Залакоа, Ирек Ягофаров, Мансур Гильмурадов, Әсгат Миргалимов, Владимир Баштанова, Руслана Минязев, Радик Ибраһимов.

Ерак юлга китәр алдыннан Рамил Әсадуллин гуманитар йөкне җыюда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. «Барыгызга да зур рәхмәт. Йөкне исән-сау егетләргә алып барып җиткерербез», - диде.

Фото: © http://zamansulyshy.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100