news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскидан Елена Ахмеджанова Россия Федерациясе Советында чыгыш ясады

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко авылда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән очрашты.

(Лениногорск, 8 февраль, “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Алсу Миңнебаева). Лениногорск “Исток - Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Елена Ахмеджанова шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Советында чыгыш ясап кайтты, дип яза "Заман сулышы" газетасы.

Ул көнне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко авылда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән очрашты.

“Дәүләт тарафыннан халыкның тормыш хәлен яхшыртуга ныклы юнәлеш алынды. Бу бурычны авылда сәламәтлек саклау, белем бирү, социаль өлкә һәм мәдәниятны үстерүне тиешенчә тәэмин итмичә үтәү мөмкин түгел”, - диде ул.

Әлеге чарада Россия регионнарыннан вәкилләр, шул исәптән Татарстаннан икәү катнаштылар. Шуның берсе - шәһәребездәге “Исток-Башлангыч” учреждениесе директоры Елена Ахмеджанова.

- Арчадагы хезмәттәшем белән икәү бардык, - диде ул. Елена Ивановна чыгыш та ясаган. Ул Татарстандагы демографик хәл, өлкән яшьтәге кешеләрнең арта баруы турында сөйләгән. Бу уңайдан, социаль хезмәт күрсәтүнең дә сыйфатлы һәм һәркемгә лаеклы булуы турындагы сорауны күтәреп чыккан. Эшләренең яңа формалары – мобиль бригадалар һәм өлкәннәрне компьютер белеменә өйрәтү турында әйтеп үткән.

Очрашу азагында Россия авыл хуҗалыгы министры беренче урынбасары Джамбулат Хатуов министрлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Елена Ивановнага Мактау грамотасы тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100