Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскидан хәрби махсус операциядә медицина хезмәткәре булып хезмәт итә
Лениногорск районы Керкәле авылыннан Араб позывнойлы хәрби 2023 елның февраленнән махсус операция зонасында медицина хезмәткәре (медбрат) булып хезмәт итә. Ул вакытлы хезмәт тәмамланганнан соң бер ай үткәч контракт төзегән. Шушы көннәрдә ир-ат икенче тапкыр туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан һәм хәрбиләр өчен гуманитар йөк җыючы «С любовью и молитвами» төркеме волонтерларына ярдәм итәргә килгән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
Ир-ат кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Мәктәптән соң Бөгелмә медицина көллиятенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Алгы сызыкта ул хәрби көчләрнең медицина пунктында хезмәт итә. Аның бурычы – беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм яраланганнарны тылга эвакуацияләү. Моннан тыш, хәрбиләрне еш кына пневмониядән дәваларга, аларга җәрәхәтләр вакытында ярдәм итәргә туры килә.
«Без инде күптән монда [махсус хәрби операция зонасында], җайлаштык. Ике кушетка, операция өстәле бар <...> Медпункт зур түгел, әмма безгә куелган бурычларны һәрвакыт вакытында үтибез», - дип сөйли Араб.
Аның әбисе Зөлфия Мирзаева солдатлар өчен шифалы үлән чәйләре җыя. Моннан тыш, волонтерлар күптән түгел хәрбиләр өчен хәләл консервалар әзерләү цехы ачты. Оныгы махсус операциягә киткәннән соң ярты ел узгач, Зөлфия Мирзаева үзе дә алгы сызыкка бара һәм оныгын шаккатыра.
- Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз