Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскидан Алия Бадыйкова беренче тапкыр тавыш бирү дулкынландыргыч булуын әйтте
Алия сайлау участогына әнисе белән бергән килгән.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногоркида яшәүче Алия Бадыйкова сайлауларда беренче тапкыр катнаша — бүген ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә килде. Бу хакта район газетасы яза.
Алия Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашу өчен шәһәрдәге 1804нче сайлау участогына әнисе Рузилә Зарипова белән килде, сайлау участогы 8 нче мәктәптә урнашкан.
Ул бүгенге көннең аның өчен дулкынландыргыч көн икәнен әйтте.
«Сайлаулар ничек узуы минем өчен һәрвакыт кызык булды, үземнең дә катнашасым килде. Менә бүген әнием белән участокка килдек. Үз тавышымны бирдем, димәк, фикеремне дә белдердем», — диде Алия.
Алия 12 нче лицейны тәмамлый. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Анысы да мөһим. Вакыты тыгыз булса да, гражданлык бурычын үтәргә вакыт табып килгән.
Ул сайлау тартмасына бюллетеньне төшереп җибәргәч, комиссиядәгеләр аңа кул да чаптылар, тантаналы мизгел булып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз