Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскидагы азәрбайҗаннар җәмгыяте Донбасстан күченгәннәргә гуманитар ярдәм җибәргән
Азәрбайҗаннарның Лениногорскидагы «Берлек» милли-мәдәни автономиясе Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен Курск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәргән.
Азык-төлек һәм яшәү өчен беренчел кирәк-яраклар белән тулган йөк машинасын озатыр алдыннан Лениногорскиның мәдәният сарае каршында 4 октябрьдә митинг узган.
«Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген һәм Лениногорск халкы хәйрия эшчәнлегенә актив кушыла баруын билгеләп үтте. Ул әлеге гуманитар ярдәмне оештырганы өчен «Берлек» оешмасы рәисе Рәмиз Мамедовка рәхмәт белдерде», - дип хәбәр иттеләр «Берлек» оешмасыннан.
Оешманың мәгълүматы буенча, Курск өлкәсендә Донбасстан күчеп китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен вакытлыча яшәү урыннары булдырылган. Анда хәзер 1,4 меңнән артык кеше тупланган. Шуларның биш йөзгә якыны – балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз