Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов истәлегенә конференция үткәрелде
Лениногорскиның Иске Иштирәк мәктәбендә күренекле журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов истәлегенә конференция узды. Илфак Шиһапов иҗаты буенча эзләнү эшләре үткәргән укытучылар аның эшчәнлеге турында тагын да күбрәк мәгълүматлар туплауга ирешә алганнар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Бүген бездә истәлекле, дулкынландыргыч, һәм күңелле дә булган чара уза. Конференцияне әлегә муниципаль күләмдә үткәрергә булдык, - дип сөйли мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Хаҗипова. – Илфак Шиһаповның иҗатын безгә – татар теле укытучыларына өйрәнү кызыклы булды. Конференция үткәрәбез дип хәбәр иткәч, шәһәр һәм район мәктәпләренең татар теле укытучы дәррәү кузгалып, эшләрен җибәрделәр. Бүгенге конференциядә 20гә якын укытучы эзләнү эшләре белән чыгыш ясаячак», - диде ул конференция алдыннан.
Эшләре белән чыгыш ясаучы укытучылардан тыш, чарада Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин, Илфак Шиһаповның бертуган апасы Резеда Мөхәммәтова, «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, композитор, җырчы Гөләндәм Кәбирова, Керкәле мәктәбе, 11нче гимназия укучылары катнашты.
Илфак Шиһапов туып-үскән авыл – Иске Иштирәк белән таныштыру максатыннан, конференциядә катнашучыларны чара башланганчы, ике автобуска утыртып, авыл буйлап экскурсия ясады. Илфак эшләгән машина-трактор паркы яныннан узу, Илфак туып-үскән өй янында фотога төшү, Иске Иштирәкнең искиткеч урыны булган Биккенә чишмәсе янында булу – барысы да истә калырлык булды (сүз уңаеннан, Илфак һәм Илсөя Бәдретдинова төркемнәре белән әлеге чишмә янында 2012 елда бәйрәм ясап киткән булган. Шулай ук Илфак чишмәләргә битараф булмаган. Авылдагы Куш кое чишмәсен төзекләндереп, анда ял итү урыны ясап калдырган).
Пленар өлеш башланганчы, Иске Иштирәк мәктәбе, Керкәле һәм 11нче гимназия укучылары чыгышы булды.
Конференциядәгеләрне мәктәп директоры Әсгать Хаҗипов сәламләде. «Илфак башта Иске Иштирәктә, аннары 10 классны Шөгердә тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, ул вакытта колхозда калып эшлиләр иде. Илфак та 1 ел монда эшләде. Авыл тормышына битараф булмау шул вакыттан ук аның күңеленә кереп урнашкандыр», - диде Әсгать Маликович.
Журналист Илфак Шиһаповның бертуган апасы Резеда Илдусовна энесе турында шундый җылы итеп истәлекләр сөйләде.
«Илфак 5 яшьтә Әлифбаны укып чыкты, аны беркемдә укырга өйрәтмәде, үзлегеннән тырышты. Аннан ул тарих белән бик нык кызыксынды. Авылдагы олы яшьтәге әби-бабайлар янына барып, мәгълүмат туплап кайта иде, аны язып, теркәп бара иде. Ул гел яңалык эзли торган булды, бертөрлелекне яратмады. Иске Иштирәк мәктәбенннән соң Шөгергә укырга китүе дә шул яңалык эзләп китүе булды. Илфак йомшаграк булгач, без инде аны Шөгер мәктәбендә кыерсытырлармы икән дип борчылган идек. Күп тә үтмәде, ул инде барысы белән дә танышкан, дуслашкан, хәтта Шөгер кешеләренең нәселләре турында белә. Кайтып әтигә сөйли иде. Әти белән озак әңгәмә корып утырган чаклары күп булды. Әти дә тарих белән кызыксынды. Күп газет-журналлар яздыртты», - дип барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде журналистның апасы.
Соңыннан татар теле укытучылары үзләренең эшләре белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз