news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида зур чүплек оештыручыны 250 мең сумга штрафка тарталар

Татарстан экологлары 3900 квадрат метр мәйданлы территорияне чүпләүчеләрне эзләүне дәвам итә.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Лениногорскида санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан экологлары 3900 квадрат метр мәйданлы зур чүплек тапты. Аны оештыручыларның берсе 250 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төзелеш калдыкларын җиргә ташлаган вакытта экологлар закон бозучыларның берсен урында тота алды. Каты көнкүреш калдыклары полигонына якын территориядә ташланган чүп-чар арасында инспекторлар эштән чыккан пневматик шиннарны, пычранган махсус эш киемнәрен, каскалар, шулай ук агач калдыкларын табып теркәде», — диделәр табигать саклау ведомствосында.

Төзелеш компаниясе закон бозучы булып чыкты. Фирма «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» турындагы (РФ КоАП 8.2 маддәсендәге 1нче өлеше буенча) маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.

Эш буенча тикшерү дәвам итә, законсыз чүплекне оештыруга катнашы булган башка кешеләр эзләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100