news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида «Яшьләр сертификаты» буенча 50 бала спорт түгәрәкләренә бушлай йөри

«Яшьләр сертификаты» республика проекты инспекторда исәптә торган балаларны спорт белән кызыксындырырга ярдәм итә.

(Лениногорск, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Татарстанның Лениногорск районында янә «Яшьләр сертификаты» республика проекты старт алды. Бу проект инспекторда исәптә торган яшьләргә спорт секцияләрендә, иҗади берләшмәләрдә һәм яшүсмерләр клубларында дәресләргә бушлай йөрү хокукын бирә, дип хәбәр итте район газетасы.

«Яшьләр сертификаты» проекты Татарстанда 2013 елдан гамәлгә ашырылып килә.

Лениногорскида чираттагы сертификатларга шәһәр мәктәпләрендә һәм уку йортларында белем алучы 50 бала ия булды.

Балалар батутта, акробатик сукмакта сикерү һәм милли көрәш кебек спорт секцияләренә йөри ала. Шулай ук егетләр «Хәтер» патриотик клубына һәм «Иҗат утравы» сәнгать-тематик түгәрәгенә барырга мөмкин.

Инспекторларда исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшьләр сертификаты» республика проектын тормышка ашыруда «Логос» психологик-педагогик ярдәм үзәге дә катнаша. Педагог-психологлар хокук бозу, наркомания кебек күренешләрне кисәтергә булыша.


news_right_1
news_right_2
news_bot