news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүчеләр WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул итте

Чемпионатта катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырылды.

Лениногорскида яшәүчеләр WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул итте

(Лениногорск, 26 июнь , “Татар-информ”,“Заман сулышы”). Лениногорск муниципаль районда флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәрнең “Юбилейный” паркында узды. Флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты алып килде. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Кунакларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть техникумы директоры Игорь Врублевский сәламләде. Район башлыгы WorldSkills Kazan 2019 флагына Лениногорск гербын беркетте. Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды.

Чараны ачып, теләкләрен җиткергәннән соң Рәгать Хөсәенов VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Илкүләм  чемпионатында катнашкан музыка педагогика көллияте студенты Софья Синкевич, аны әзерләүче педагогы Ирина Андреевнага һәм шәһәребезнең нефть техникумы студентлары Дмитрий Гурьянов, Антон Шпаковский, Роберт Ганиев, Дамир Мурадымовка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100