news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшәүчеләр креатив чаналар фестивалендә катнашты

Аграр яшьләр берлеге вәкилләре нефть вышкасы формасындагы чана ясаган.

(Лениногорск, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Мамадышта узган креатив чаналар республика фестивалендә Лениногорски кешеләре дә катнашты, дип яза җирле басма.

Аграр яшьләр берлеге вәкилләре нефть вышкасы формасындагы чана ясаган. Ул, чыннан да, эшли торган вышка, ди катнашучылар.

"Һәр районның үз символы бар. Бездә нефть фонтанын яки нефть вышкасын очратасың. Шуңа да чанабызның аерылып торуын теләдек. Крагиустан (прессланган картон) ясалган транспортны ясарга иганәчеләр дә ярдәм итте", – ди Лениногорск районы Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Миләүшә Глухова.

news_right_1
news_right_2
news_bot