news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүче әти-әнисеннән ноутбук урлаган өчен шартлы рәвештә бер ел алган

Җинаять кылган вакытта 32 яшьлек ир исерек була.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Лениногорскида яшәүче ир-ат әти-әнисеннән ноутбук урлаган өчен шартлы рәвештә бер елга хөкем ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Судта узган елның 8 ноябрендә 32 яшьлек ир-атның, Лениногорскида әти-әнисе фатирында булганда, 15 мең сумлык ноутбук урлавы ачыкланган. Аннары ул аны ломбардка салган», – дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

Ир үз гаебен тулысынча таныган, тик зыянны капламаган. Суд аны «Урлау» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм 1 ел да һәм 2 айга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә җәза билгеләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100