news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшәүче мошенникларга 10 мең сум акча күчергән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла.

Лениногорскида яшәүче мошенникларга 10 мең сум акча күчергән
Салават Камалетдинов

(Лениногорск, 3 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 41 яшьлек бер ир шалтыратып, үзен алдауларын хәбәр итә, дип яза ьирле басма.

Ә хәл болайрак була. Аңа социаль челтәрләрдән бер танышына 10 мең сум акча кирәклеге турында хәбәр килә. Ир уйлап тормый, ярдәм итәргә була һәм күрсәтелгән реквизитлар буенча акча күчерә.

Бераздан танышының интернеттагы бите блокировать ителгән булуын күрә һәм алдануын аңлый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Халыкны сак булырга, алдарларга ышанмаска чакыралар. Ул-бу булса, тиз арада полициягә «02» телефоны буенча шалтырату кирәклеген искәртәләр. .

news_right_1
news_right_2
news_bot