news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз мошенникларга 120 мең сум акчасын биргән

Полиция мошенникның телефон номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче хатын-кыз, ялган банкирга ышанып, 120 мең сум акчасын югалткан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Лениногорскида яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә билгесез кеше шалтыратуын, үзен банк хезмәткәре дип таныштыруын һәм хатын-кызның счетыннан акча алырга җыеналар дип хәбәр итүен сөйләгән. Шуңа күрә билгесез зат бөтен акчасын резерв счетына күчерергә тәкъдим иткән. Моның өчен алданган ханым картасындагы мәгълүматны, смс-кодны әйтергә тиеш булган.

Беркатлы ханым бөтен мәгълүматларны хәбәр иткән һәм аның картасыннан 120 мең сум акчасын алганнар.

Полиция мошенникның телефон номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган. Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәбәр ителә.



news_right_1
news_right_2
news_bot