news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүче хатын банк картасы реквизитларын чит кешегә әйтеп, акчасыз калган

Полициядә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Лениногорск шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек хатын  йортын сатып алам дип алдаган кешегә банк картасы реквизитларын әйтеп, акчасыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«7 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча полиция бүлегенә 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Хатын хәбәр иткәнчә, интернет-сайтларның берсендә йорт сату турында белдерү урнаштырган», – дип ачыкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Икенче көнне үк хатын-кыз белән потенциаль сатып алучы элемтәгә керә һәм аңа йорт өчен акчаның бер өлешен картага күчерергә тәкъдим итә.

Сатучы, бу форсатны кулдан ычкындырырга теләмичә, әлеге шалтыратучыга картасының барлык мәгълүматларын әйтә. Күпмедер вакыттан соң үзенең хисабыннан  71 мең сум акчасы алынганлыгын күрә.

Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100