news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшәүче гаилә кышкы фестивальдә 30 мең сум акча откан

Ярышта җиңү өчен биш гаилә катнашкан.

Лениногорскида яшәүче гаилә кышкы фестивальдә 30 мең сум акча откан
«Лениногорские вести»

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Лениногорскиның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Суперсемейка» кышкы фестиваль финалы узды. Акчалата бүләк өчен биш гаилә көрәште. Бу хакта «Лениногорские вести» хәбәр итә.

Һәр гаилә каршылыклы трассаны вакытка узды, аннары тартмадан киез итекләр ыргытты, «Крокодил» уенындагы сүзләрне белергә тырышты.

Фестивальдә катнашучы гаиләләр бердәм һәм тату булуларын күрсәтте. Конкурс биремнәрен барысы да үти алды, Әмма Денис, Гүзәл һәм Данил Зориннар җитезрәк булды. Алар төп бүләк — 30 мең сум акча отты. Икенче урынны Хөсәеновлар гаиләсе, өченче урынны Плоховлар алды.

Барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot