Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида яшәүчеләр окоп шәмнәре ясап, махсус хәрби операция зонасына җибәргән
Лениногорскиның Юлтимер авылында яшәүче апалар клубка җыелып, мобилизацияләнгәннәр өчен окоп шәмнәре ясады һәм махсус әрби операция зонасына озатты. Юлтимер мәдәният йорты һәм китапханәсе белән бергә оештырылган «Шәм җылысы» акциясе икенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Әлеге акцияне Гөлчәчәк Анисимова оештырды. Башта авыл халкы калай банкалар китерде. Беренче тапкыр ясаганда халыктан җыелган балавыздан шәмнәр ясаган идек. Шәм ясау процессын интернеттан карап өйрәндек. Булышырга авылдан апалар да килде. Менә бу юлы парафинга заказ биреп, шәмнәрне парафиннан ясадык», - дип сөйли мәдәният йорты директоры Рәшидә Зиангирова.
Парафин сатып алу өчен халыктан җыелган матди ярдәм бик тә урынлы булган. Беренче тапкыр ясавы бераз авыррак булса да, икенчесенә апалар шомарган. Беренче партия шәмнәрне теге вакытта мобилизацияләнгәннәр өчен районнан китүче гуманитар ярдәм йөгенә тапшырганнар.
«Ул чакта да вакытында өлгердек, кичтән ясап бетердек, икенче көнне тапшырдык. Менә бу юлы да Лениногорскидан гуманитар ярдәм машинасы китәчәк дип хәбәр иттеләр һәм без апалар белән тагын җыелышып ясап куйдык, янәдән өлгерттек», - ди Рәшидә ханым.
Аның әйтүенчә, көнкүрештә бик кирәкле әсбап җылыну өчен генә түгел, ә котелокта тушенка кебек ризыкларны әзерләү, бияләй-оекбаш һәм башка вак-төяк әйберләрне киптерү, землянка һәм окопларны яктырту өчен дә кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз