news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүчегә Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган медаль тапшырылды

Лениногорскида яшәүчегә Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган медаль тапшырылды
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова Кәримә Бәдретдиновага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

Кәримә әбигә – 93 яшь. Ул 1931 елның 1 августында районның Түбән Чыршылы авылында Закирә һәм Хәлфетдин гаиләсендә туа.

Әтисе сугышка киткәндә, гаиләдә дүрт кыз кала, иң олысына ун яшь була. Кәримәгә кечкенәдән үк сугыш елларының авырлыгын күрергә туры килә: олылар белән ындыр табагында эшләү, ачлык, ятимлек, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итү. Бертуганнарын да карашкан.

Сугыш вакытында колхозда авылдашлары белән бергә эшли. 1953 елда якташы Таһир белән гаилә коралар. Авылда зур янгыннан соң, яңа урында нигез салырга һәм йорт салырга туры килә. 40 елга якын бергә гомер итәләр, 8 бала үстереп, тәрбиялиләр.

Кәримә Хәлфетдин кызы 16 елдан артык хат ташучы булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100