news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз ялган инвестиция компаниясенә 1,7 млн сум акча керткән

Лениногорскида яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз җыйган акчасын арттырырга теләп, мошенниклар капкынына эләккән. Ул, интернетта инвестицияләр ярдәмендә акчаларын арттыру мөмкинлеге турында реклама күргәч, гариза калдырырга карар иткән. Шул ук көнне, инвестицияләү нәтиҗәсендә бик күп керем вәгъдә итүчеләр аңа үзләре шалтыратып, табыш алу схемасы турында сөйләгән.

Әңгәмәдәшләре ханымның телефонына тиешле программа тәэминаты урнаштырырга һәм биржа сайтларында теркәлергә кирәклеген аңлаткан. Шулай ук беренчел взносны күчерергә дә күндергәннәр. Кыска гына манипуляцияләрдән соң, мошенниклар ханымның исәбендәге акчаларның артуын күрсәткән. Сумманы тагы да арттыра төшү өчен тагын берничә йөз мең сум кертергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Заман сулыш» хәбәр итә.

Чын инвестиция компаниясе белән эш итәм дип ышанган ханым, мошенникларга 1700000 сумга якын акча күчергән. Акчаларның бер өлешен хәтта кредитка алган булган. Башта ул 70 мең сумлап акчасын кире чыгара алган, әмма керем алу шушы суммада тукталып калган. Хәзерге вакытта шәхси кабинеты блокировкага куелган. Зыян күрүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу факт буенча РФ Җинаять Кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100