Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида яшәүче «оста кулинар»ның мошенниклык тозагына эләккән
Лениногорскида яшәүче «оста кулинар»ның мошенниклык тозагына эләккән. Шушы араларда гына Лениногорскида яшәүче ир кеше аларның берсенең хәйләле тозагына капкан. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
47 яшьлек ир-ат үзенең сөеклесен истәлекле көннәре уңаеннан торт белән сыйларга ниятләгән. Моның өчен интернетта куелган игълан-белдерүләр аша, үз өендә тәм-том пешерүчене эзләп тапкан.
Социаль челтәрдәге язмасына караганда, тортлар пешерүче кыз аларны телеңне йотарлык тәмле итеп әзерли, ә пешергәндә бернинди сыйфатсыз, табигый булмаган әйбер кушмый икән. Әлбәттә, «оста кулинар» пешергән ризыкларының фотога төшереп куярга да онытмаган.
Ир кешене бу белдерү җәлеп иткән һәм ул шалтыратып заказ биргән, онлайн-банк аша кулинарга 2 мең 600 сум акча күчергән.
Әмма әзер тортны алыр көн килеп җитә башлагач, кыз заказчы белән очрашмас өчен сәбәпләр эзли башлаган. Ир кеше менә-менә тортны кулга төшерәм дип торган көнне, үзен бөтенләй ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып китүләрен әйткән. Башка элемтәгә кереп тә тормаган.
Лениногорскилы үзенең мошенник корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Эчке эшләр бүлегендә, мондый мошенниктан алданучы бер ул гына түгеллеген инде ачыклаган булганнар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алынган мәгълүматлар буенча тикшерү эшләре алып бара. Әлеге «пешерү остасы»ның тозагына эләгүче башка корбаннарны эзләү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз