news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшәүче гаилә «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Лениногорскида яшәүче гаилә «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Фото: https://vk.com/nechkebil

Лениногорскида яшәүче Светлана һәм Николай Савельевлар гаиләсе «Ел гаиләсе бөтенроссия конкурсының «Алтын гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Конкурска нәтиҗәне Мәскәүдә ясадылар. Быел бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 40 меңгә якын гаилә катнашкан. Шуларның 85 проценты – күп балалы. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Катнашучы гаиләләр үзләренең гаилә тарихы белән алты номинациядә ярышкан. Бәйге «Гаилә» илкүләм проекты буенча узды.

Светлана һәм Николай – 39 ел бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар.

Савельевлар гаиләсендә барлык эшләр урталай бүлеп эшләнелә. Бергә җырлыйлар, бергә ял итәләр, бергә җыештыралар, пешерәләр, ремонт белән шөгыльләнәләр, бакчада эшлиләр һ.б. Ә гаиләдә иң мөһиме - мәхәббәт, үзара аңлашу, хөрмәт, дуслык һәм ярдәм, бер-береңне ишетә белү.

Әлеге гаилә 2024 елда «Нечкәбил» конкурсы финалчылары да булган иде.

«Ел гаиләсе» конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы Мәскәүдә 13-16 октябрь көннәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot