news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида янгыннан котылу юллары буенча эстафета үткәрелде

Янгын сүндерү буенча теоретик һәм практик биремнәр эшләнелде.

(Лениногорск, 28 июль, "Татар-информ", "Заман сулышы", Диләрә Гыйльметдинова). "Лениногорскнефть" идарәсенең полигонында җыелма командалар арасында янгыннан котылу юллары буенча эстафета үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Командаларны НГДУ "Лениногорскнефть"идарәсе баш инженеры Ринат Габдрахманов сәламләде. Ул бу чараны хезмәт, профессиональ, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме дип атады. Ул эстафетаның барышы белән таныштырды, кагыйдәләрен аңлатты.

Ярышлар башланды. Этаптан этапка үтү, тизрәк булу өчен көрәшү, җанатарларның “Тизрәк,тизрәк! Сүндер! Йөгер! “ дигән сүзләре янгын белән көрәшүчеләргә ярдәм иттеләр. Штаттан тыш булган бу ярышлар командалык хисен, көчен һәм рухын тәрбияләүгә зур чара булып тора. Противогаз киеп йөз метрга йөгерү, пожар шлангын сузу, су белән баскетбол тубын бәреп төшерү, каршылыклар полосасын үтү һәм янгынны сүндерү этаплары үтелде.

Моннан тыш янгын сүндерү буенча теоретик һәм практик биремнәр эшләнелде.

Эстафетаны оештыру югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Катнашучылар һәм янгын сүндерүчеләр вәкилләре бердәм булып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Ярышның судьялары һәм һәр этапта торучы контролерлар биремнәрнең үтәлешен тикшереп тордылар. Ел саен командалар җыелмасы үзгәреп торса да, янгын сүндерү буенча белемнәр арта гына бара, физик әзерлек югары дәрәҗәдә дип күрсәтте ярышлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100