Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида янгында ун кеше тәрәзәдән котылган, бер хатын һәм ике бала зыян күргән
Ис тиеп агуланган зыян күрүчеләрне Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Лениногорскида чыккан янгында хатын-кыз һәм ике сабый зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген төнлә Лениногорскида Спортивная урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә йорт җиһазына ут капкан. Ике катлы йорттагы янгын 10 квадрат метр мәйданны биләгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яна торган йортның тәрәзә уемнарыннан 10 кешене чыгарган.
Нәтиҗәдә, 57 яшьлек хатын-кыз, ике һәм бер яшьлек сабыйлар зыян күргән. Ис тиеп агуланган зыян күрүчеләрне Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Янгын чыгуның беренчел сәбәпләре – электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз