Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида «Яңа туган балалар өчен кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты» ачылды
Лениногорскида «Исток-Башлангыч» үзәге базасында «Яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты» ачылды. Бу хакта «Замана сулышы» яза.
Прокат пункты балаларны карау һәм тәрбияләү өчен беренче кирәкле предметлар белән вакытлыча тәэмин итү максатларында булдырылган. Әлеге социаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.
Прокатка траснформер-коляска, балалар караваты, ходунки, кышкы чана-коляска, биләү (пеленальный) өстәле, ашату өчен урындык бирелә.
Аннары ата-аналар әйберләрне яхшы хәлдә кире кайтарырга тиеш булачак.
Әлеге әйберләрне алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала:
- һөнәри белем бирү оешмаларының яисә югары белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә укучы һәм әти-әни булган студентлар (25 яшькә кадәрге)
-30 яшькә кадәрге күп балалы яшь ата-аналар
- ялгыз ана (ялгыз әти).
Мөрәҗәгать иткәндә документлар да кирәк була.
Өстәмә мәгълүматны Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20нче йортта, «Исток-Башлангыч»та белешә аласыз.
Телефон: 885-595- 5-48-74
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз