news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яна торган фатирдан хуҗасын коткарып калганнар

Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә килеп чыккан.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Лениногорскида фатирда чыккан янгында 60 яшьлек ир-ат зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын Менделеев урамындагы йортларның берсендә беренче катта кичә иртән килеп чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән куе төтен чыккан. Алар тәрәзәдән кереп, фатир хуҗасын тын алу аппараты белән алып чыккан һәм медиклар кулына тапшырган. Ир-атны газ белән агулану хәлендә хастаханәгә озатканнар.

Янгын сүндерүчеләр утны берничә минутта сүндергән. Янгын ике квадрат метр мәйданга зыян китергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot