Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида яңа чаңгы трамплиннары төзелешенә һәм ремонтына 300 млн сум бирелгән
2026 елда Лениногорскида трамплиннар комплесы реконструкциясе башлана. Бу хакта Александр Звягинцев исемендәге «Олимпия резервы» спорт мәктәбендә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйге буенча Татарстан президиумы утырышында хәбәр иттеләр. «Заман сулышы» шул хакта яза.
Утырышта узган сезон нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, проблемаларны анализладылар, аларны хәл итү юлларын һәм киләчәккә планнарны билгеләделәр.
Трамплиннар комплексын реконструкцияләү буенча сөйләшүләр күптән башланган иде. Бу уңай хәбәрне лениногорскилылар һәм трамплиннар комплексында шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар да көтте.
2026 елда иң кечкенә сикерүчеләр өчен ике яңа трамплин барлыкка киләчәк, алар 5 һәм 10 метр ераклыкка «очарга» исәпләнгән булачак. «Утызлы» трамплинны бөтенләй сүтәчәкләр, аның урынында нигез салып, яктырту үткәрәчәкләр һәм 2027 елда төзекләндерелгән территория белән яңасын төзиячәкләр. Боларның барысына да республика бюджетыннан 319 млн сум бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз