news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яңа мөхтәсиб сайланды

2009 елдан әлеге җаваплы вазифаны Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин алып барды.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Лениногорск мөхтәсибәтендә район имамнарының җыелышында яңа мөхтәсиб сайланды

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Лениногорск районы имамнары моңарчы имам-мөхтәсиб ярдәмчесе булып торган Булат хәзрәт Рәүповка бердәм тавыш бирделәр. 2009 елдан әлеге җаваплы вазифаны Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин алып барды. Хәзер ул Әлмәт мөхтәсибәтен һәм Татарстанның көнчыгыш казыятен җитәкли.

Булат Миңнеәнфәс улы Рәүпов 1988 елда Казан шәһәрендә туган, 1996-2006 елларда Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә белем алган. 2006-2009 елларда Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә, 2009-2015 елларда КФУның татар теле һәм тарихы факультетында укыган. Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә магистратурада укуын дәвам итә. 2009 елдан Лениногорск шәһәре «Ихлас» мәчетендә гарәп теле һәм ислам нигезләре мөгаллиме булып эшли. 2016 елдан атна саен Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8-нче төзәтү колониясендә ислам дине нигезләре һәм Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot