news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды

Бу көнне үзәк Чыршыны ачу тантанасында Яңа ел мәйданчыкларын бизәүдә катнашкан оешмаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Лениногорск, 22 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Бүген шәһәрнең “Юбилейный” паркында җирле иҗат коллективлары, артистлар, әкияти персонажлар, Кыш бабай белән Кар кызы бергәләп, килгән халыкка бәйрәм тамашасы бүләк иттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлап барчасына да саулык, иминлек, бәхет теләде.

Элекке еллардан килгән традиция буенча, бу көнне үзәк Чыршыны ачу тантанасында Яңа ел мәйданчыкларын бизәүдә катнашкан оешмаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм шулай ук “Яңа ел бизәкләре” конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Төрле төстәге утлар белән балкыган салют та бәйрәмгә кәефе өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot