news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида хәрбиләр дроннарга каршы көрәшү өчен радиоэлектрон чаралар сораган

Лениногорскида хәрбиләр дроннарга каршы көрәшү өчен радиоэлектрон чаралар сораган
Фото: Мэриянең матбугат хезмәтеннән

Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан 8 хәрби Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов белән очрашуга килгән. Хәрби хезмәткәрләр алгы сызыктагы хәлләр турында сөйләде, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән уртаклашты. Очрашуда Каховкадан ерак түгел урнашкан 1233нче полк хәрбиләре дә килгән иде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Аларның берсе - «Дымыч» кушаматлы хәрби. Ул атучы булып 2 ел ярым хәрби операциядә хезмәт итә. Хәрби гаиләсендә өченче бала үсә. Бу аның бишенче тапкыр отпускага кайтуы, әмма мэриягә очрашуга килгәне булмаган. Марат Гирфанов – яңа җитәкче буларак, аның белән танышырга дип килгән.

«Җиңүгә ышаныч зур. Тизрәк өйгә, гаилә, балалар янына кайтасы килә», - ди ул.

Хәрбиләр үзләренә хезмәт бурычларын үтәү өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләде, гуманитар ярдәм китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Беренче чиратта, бу радиоэлектрон көрәш чаралары һәм тепловизорлар, чөнки төп югалтулар дроннардан килә. Марат Гирфанов район ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, диде. Ул хәрбиләргә алар юклыкта шәһәрдә нинди үзгәрешләр булганын һәм алда булачак эшләр турында сөйләде.

Район җитәкчесе геройларга һәм аларның гаиләләренә медицина реабилитациясеннән алып эшкә урнашуга кадәр комплекслы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Туган якка кыска вакытка гына булса да кайтып килү хәрбиләрнең рухларын ныгыта. Алар үзләрен монда көткәннәрен беләләр, конкрет гамәлләр белән ярдәм итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100