news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида хәрби операциядән кайтучыны эшкә урнаштыру хакында сөйләштеләр

Лениногорскида хәрби операциядән кайтучыны эшкә урнаштыру хакында сөйләштеләр
Фото: http://zamansulyshy.ru/

Лениногорск Мәшгульлек үзәге белгечләре «Работа для СВОих» клубы утырышының чираттагысында, «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыны эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту сораулары буенча очрашу уздырдылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина хәбәр итә.

«Ачык сөйләшү узды. Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучының нинди юнәлеш буенча укып, алга таба нинди һөнәр сайлавы турында сөйләштек», - диде Лениногорск Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шагиева.

Хәрби операциядә катнашучы тернәкләнү курсларыннан соң укуларны узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100