news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Батырлык ордены тапшырылды

Лениногорскида хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә Батырлык ордены тапшырылды
Ильмира Гәрәева

Лениногорск районында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Ринат Бикмурзин (Иске Шөгер), сержант Константин Звонарев (Мордва-Кармалка авылы) Россия Президенты Указы нигезендә үлгәннән соң Батырлык орденына ия булды. Алар хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнде.

Бүген мэриядә орденнарны аларның әниләренә, Ринатның әнисе Наилә ханымга, Константинның әнисе Вера Сергеевнага тапшырдылар. Бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ринатның әти-әнисенә, Константинның әнисенә илебезгә шундый батыр ул үстереп бирүләре өчен рәхмәтен белдерде, якыннарына сабырлык, ныклык теләде.

Наилә һәм Рөстәм Бикмурзиннар район җитәкчелегенә һәм Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага игътибарлары, ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Бүгенге көндә хәрби операцидә булган, шулай ук мобилизацияләнгән ир-егетләр исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар. Шундый батыр уллар булганда, Россия яшәчәк», - ди батыр егетнең әтисе.

Искәртик: Иске Шөгердән 20 яшьлек Ринат Бикмурзин 17 июльдә хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, 23 июльдә авылда хөрмәтләп җирләделәр.

Мордва-Кармалка авылыннан 38 яшьлек Константин Звонарев Украина территориясендә барган хәрби операциядә яралана, 14 июльдә алган яралардан вафат була. 19 июльдә авылда хөрмәтләп җирләделәр.

Ильмира Гәрәева

Фото: © 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot