Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск хәрбиенең әнисенә Батырлык ордены таныклыгы тапшырылды

Ватан Геройлары көне алдыннан бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә бурычын үтәгәндә һәлак булган Ренат Насыйбуллинның әнисенә Батырлык ордены таныклыгын тапшырды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ренат Насыйбуллин 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. 2023 елның июнендә һәлак була. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Ул Лениногорскида туа. 5нче мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан Суворов хәрби училищесына укырга керә. Аннары Бөгелмәдә һөнәри училищеда укый. Армия хезмәтен үти. Аннары Бөгелмәдә эчке эшләр бүлегендә эшли.
Таныклыкны Рәгать Хөсәенов Ренатның әнисе – Зөмәрә Хәйдәровнага тапшырды. Хәрбинең әти-әнисенә чын ул, Ватанын яратучы егет үстерүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Мэриядә шулай ук район башлыгы Лениногорскида яшәүче Михаил Иванович Конахинга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырды.
Михаил Конахинга - 49 яшь, ул узган елның октябрендә үзе теләп хәрби операция зонасына китә. Полигонда өйрәнүләр узганда сеңерләренә зыян килә һәм өйгә кайта. «Ике атна өйдә тордым. Күңелдә тыныч түгел, үземне гаепле итеп хис итәм. Болай булмый дип, янәдән киттем. Аннары Грозный аша киттем. Гудерместа Россия Спецназ университеты иде, анда төркем җыйдылар һәм 18 ноябрьдә без «лентаның теге ягында идек», - дип сөйли Михаил Иванович.
3 айдан соң өенә кайта. Ул Чечня Республикасының «Ахмат-Спецназ» ордены белән бүләкләнгән. Михаил үзе Үзбәкстанда туып-үсә, техникумда укый, армия хезмәтендә була. Әнисе Лениногорскига күчеп кайткач, 1997 елда Михаил да кайтырга карар итә.
Өлкән сержант Конахинның әйтүенчә, яңадан хәрби операция зонасына китәсе килү теләге бар. «Ләкин минем апам берүзе генә монда. Әгәр китсәм, аңа бик авыр булачак», - ди Михаил Конахин.

Фото: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз