news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида вакансияләр ярминкәсендә 140 эш урыны тәкъдим ителгән

Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе уздырды. Анда Лениногорск муниципаль районының 10 предприятие-оешмасы катнашты.

Эш бирүчеләр эшсез гражданнарга 140 эш урынына 50дән артык вакансия тәкъдим иттеләр. Вакансияләр буенча хезмәт хаклары 16 мең сумнан 60 мең сумга кадәр иде. Бу турыда «Заман сулышы» хәбәр итә.

Эш урыннары ярминкәсендә ихтыяҗ күп булган һөнәрләр: табиб, төзү һәм монтаж эшләре мастеры, НПО ремонты буенча мастер, шәфкать туташы, сатучы, машина йөртүче, махсус техника машинисты, слесарь-сантехник, токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, электр-монтер.

Ярминкәгә 56 кеше килде. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән беренчел әңгәмә үткәрде. Унбиш кандидатура эш бирүчеләр тарафыннан эшкә урнашу өчен кабул ителде, алар әңгәмәгә чакырылды.

Барлык гражданнар да Мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары буенча консультацияләр алды. Биш кеше һөнәри укыту һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшләште.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100