news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида узган "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле

Конкурс “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә үтте.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Шәһәрдәге уникенче лицей базасында берничә көн “Россия ел укытучысы Татарстанда” конкурсының муниципаль этабы узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Конкурс  “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә үтте. Бәйге барышында укытучылар ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар күрсәтте, мастер-класслар узды.
 
“Ел укытучысы” номинациясендә беренче урынны  Наилә Шамсуллина алды, ул 7 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Икенче урынны - Надежда Бортникова яулады. Ул 12 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Өченче урында - Наталья Мустаева, 2 нче мәктәпнең математика укытучысы.
 
"Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче булып Тимәш мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Айназ Мухаметова танылды.
 
Конкурсның лауреатлары Елена Лапшина Елена  (10 нчы мәктәп, биология укытучысы) һәм Алинә Низамова ( 5 нче мәктәп, математика укытучысы). 

news_right_1
news_right_2
news_bot