news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида узган ел 851 бала туган

2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә.

Лениногорскида узган ел 851 бала туган
Султан Исхаков

 (Лениногорск, 24 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск муниципаль районында 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган.

2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә.

Былтыр район һәм шәһәрдән 1 мең 192 кеше күченеп киткән, килүчеләр саны – 1 мең 803.

Шул ук вакытта районда 90 яшьтән өлкәнрәк 384 кеше яши. Дүрт кешенең яше йөздән узган, аларның иң өлкәненә быел 104 тулган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100